+20 °С
Облачно
Республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча, катнашучыларның күпсанлы үтенечләре һәм теләкләре нигезендә, җиңүчеләргә генә түгел, барлык финалистларга да финанс ярдәм күрсәтү турында РБ Хөкүмәте карары кабул ителде.
Быелдан башлап конкурсның республика этабында катнашучылар (җиңүчеләрдән тыш) 200 мең сум күләмендә бүләк алачак. Финанслау авыл торак пункты территориясен төзекләндерүгә каралган. Шул рәвешле, конкурсның приз фонды 2024 елдан 8,4 млн сумга артты һәм якынча 50 млн сум тәшкил итә.
Чыганак: Башинформ.