Әлеге чара Россия клиник онкология җәмгыяте (RUSSСО) тарафыннан 2021 елдан бирле уздырыла.
Быелгы этап инде җиденче, моңа кадәр RUSSСО китаплары Самара, Ярославль, Ульяновск, Казан, Әстерхан һәм Оренбург диспансерларына тапшырылган иде.
Дуслар, сезнең бу изге эшкә кушылырга һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә шатлык бүләк итәргә мөмкинлегегез бар.
Бу бик җайлы!
1. "КИТАП" кибетләрендә 15% ташламалы китап сатып ал.
2. Кабул итү пунктларына тапшыр:
- "Китап" кибете (Уфа ш., Ленин ур., 26 йорт);
- «Китап»киоскы (Уфа ш., Тукай ур., 46 йорт);
- «Китап» нәшрияты (Уфа шәһәре, Октябрьнең 50 еллыгы ур., 13).
3. Бу акция турында дусларыңа һәм танышларыңа сөйлә.
23 апрельдә “RUSSСО китаплары” хәйрия мәгърифәтчелек акциясе кысаларында китаплар Республика клиник онкология диспансерына, Башкорт дәүләт медицина университетының урология һәм клиник онкология институтына һәм Республика балалар клиник хастаханәсенең онкология һәм гематология бүлегенә тапшырылачак.
Чыганак: https://kitap-ufa.ru/news/knigi-lechat/