Барлык яңалыклар
Новости
9 апрель , 09:30

Кем ул гүзәл кыз?

"Мисс Республика-2024" конкурсында җиңүче билгеле.

Кем ул гүзәл кыз?
Кем ул гүзәл кыз?

Уфаның "Торатау" конгресс-холлында "Мисс Республика-2024" X төбәк матурлык конкурсының финал тамашасы үтте.

Бәйгегә быел  150дән артык гариза бирелгән иде, ярымфиналга 20 катнашучы чыкты, ә финалга Башкортстанның төрле районнарыннан нибары 10 чибәр  үтә алды.

Конкурс йомгаклары буенча  Гафури районыннан УУНиТның тарих һәм дәүләт идарәсе институты студенты Радмила Әсфәндиярова җиңеп чыкты. Аңа иганәчеләр  200 000 сум акчалата бүләк тапшырды. "Башкала гүзле" титулын Уфадан Алинә Фәрхетдинова яулады.

Кем ул гүзәл кыз?
Кем ул гүзәл кыз?
Кем ул гүзәл кыз?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: