Барлык яңалыклар
Новости
8 апрель , 09:42

Табылган итек югалган яшүсмерләрнеке булырга мөмкин

Тугыз көн элек югалган яшүсмерләрне эзләү дәвам итә.

Табылган итек югалган яшүсмерләрнеке булырга мөмкин
Табылган итек югалган яшүсмерләрнеке булырга мөмкин
30 март көнне Уфада 13 яшьлек Павел Паличев һәм 14 яшьлек Дамир Әдһәмов хәбәрсез юкка чыккан иде. 
Дамир белән Павел Уфаның "Меридиан" балалар үзәгендә спорт туризмы белән  шөгыльләнгән.  Март башында яшүсмерләр укучылар арасында спорт туризмы буенча «Туристлык чаңгысы - 2024» ярышларында катнашып, беренче урынны яулаган. Ярышлар “Чайка” балалар лагере янында узган. Үсмерләр шимбә көн секциядә дәресләрдән соң шул якка йөрергә киткән булганнар.
Көндезге сәгать дүртләр тирәсендә аларның икесенең дә телефоннары сүнә. Бер тәүлек узгач, 6 нчы пристань тирәсендә коткаручылар яшүсмерләрнең агачта эленеп торган  рюкзакларын таптылар. Алардагы әйберләргә тиюче булмаган. Соңрак бу урыннан 500 метр түбәнрәк Агыйдел буенда сыңар итек табылды. Аны малайларның берсенең итеге, дип фаразлыйлар. 
Коткаручылар Агыйделнең яр буен, Кызыл Яр авылы тирәләрен тикшерә. Соңгы тәүлекләрдә эзләү эшләре катлауланды. Елгада бүрәнәләр һәм көнкүреш чүп-чары коткаручыларга маневр ясарга комачаулый. Эзләүләргә водолазлар да кушылган иде, әмма ташкын сәбәпле аларның эше  туктатылды. Үсмерләрне эзләү штабына Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та килеп китте һәм эзләү эшләрен дәвам итәргә киңәш итте. 
Коткаручылар берничә фараз әйтә. Аларның берсенә ярашлы, үсмерләрнең берсе боз өстенә кереп, боз ватылган булырга мөмкин. Язгы боз, калын булса да, ышанычсыз. Икенчесе аңа ярдәмгә ашыгып, икесе дә суга төшүе ихтимал. 
Коткаручылар ташкын көннәрендә балаларны, үсмерләрне елга, яр буйларына үзләрен генә җибәрмәскә киңәш итә.  
 
Фото: Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты.
 
Табылган итек югалган яшүсмерләрнеке булырга мөмкин
Табылган итек югалган яшүсмерләрнеке булырга мөмкин
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: