Барлык яңалыклар
Новости
3 апрель , 10:13

Сак булыгыз: талпаннар!

Яз җитү белән талпаннар да уяна башлый. Былтыр Башкортстанның биш төбәгендә талпан энцефалиты йоктыру ешрак теркәлгән. Нинди районнар бу?

Сак булыгыз: талпаннар!
Сак булыгыз: талпаннар!

Башкортстанда талпан энцефалиты йоктыру ихтималлыгы зуррак булган районнарны атадылар. Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, 2023 елда Башкортстанда талпан энцефалиты белән 16 кеше һәм талпан боррелиозы (Лайма авыруы) белән 33 кеше зарарланган.

Талпан энцефалиты белән авыру төбәкнең биш муниципалитетында уртача республика күрсәткеченнән югарырак булган. Иң күп очраклар Белоретта (12 очрак) теркәлгән. Ә инде Караидел, Мәләвез, Ишембай районнары һәм Уфада  берәр йоктыру очрагы булган.

Исегезгә төшерәбез, узган ел табибларга, талпан тешләүгә зарланып, 10 272 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 3773 е -- балалар, бу уртача күпьеллык күрсәткечләр дәрәҗәсендә.

Талпан энцефалитын профилактикалауның иң яхшы чарасы булып вакцинация санала. 

Чыганак: Башинформ.

Сак булыгыз: талпаннар!
Сак булыгыз: талпаннар!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: