Барлык яңалыклар
Новости
2 апрель , 11:48

Ташкынга әзербезме?

Башгидрометүзәк фаразы буенча, быел язгы ташу күпьеллык уртача күрсәткечләрдән көчлерәк булыр дип көтелә.

Ташкынга әзербезме?
Ташкынга әзербезме?

Узган тәүлектә Башкортстанда 112 телефонына йорт яны территорияләрен  су басу турында 40 хәбәр килгән. Язгы ташу чоры башыннан барлыгы 351 мөрәҗәгать теркәлгән, дип хәбәр итәләр Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә.

Кушнаренко районының Иске Гомәр авылы янындагы Кармасан елгасында су тәүлек эчендә   89 см га күтәрелгән, гомум тирәнлеге 340 см тәшкил иткән, елга тугайга  390 см га чыккан. Дәүләкән районының Камчалытамак авылы янындагы Өршәк елгасында 96 см га үсеш теркәлгән. Гомум тирәнлек 268 см. Елганың тугайга чыгуы 265 см.

Баймак, Хәйбулла, Миякә, Кушнаренко, Чишмә һәм Туймазы районнары территорияләрендә алты су басу очрагы (юлның ике участогы һәм  түбәндә урнашкан дүрт күпер) булган, алар барысы да күзәтүдә тотыла.

Чыганак: Башинформ.

Ташкынга әзербезме?
Ташкынга әзербезме?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: