Барлык яңалыклар
Новости
2 апрель , 13:33

Эзләү эшләренә очкычлар кушыла

Павел Паличев һәм Дамир Әдһәмовны эзләү дәвам итә.

Эзләү эшләренә очкычлар кушыла
Эзләү эшләренә очкычлар кушыла

Бүген, 2 апрельдә, Уфаның Затон территориясендә һәм башкаланың төньяк өлеше өстендә самолет тибындагы дроннар һәм очучысыз идарә ителүче аппаратлар очачак. Бу техника югалган ике яшүсмерне Павел Паличев һәм Дамир Әдһәмовны эзләүдә катнаша.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм "Лиза Алерт" эзләү-коткару отряды волонтерлары бу ике яшүсмерне эзләү белән инде өч тәүлек шөгыльләнәләр. Бүген эзләү операциясе кысаларында Агыйдел буе һәм тирә-якны тикшерү өчен БПЛА  кулланырга карар ителгән. Шуңа бәйле рәвештә, Уфа, Уфа тирәсе һәм Благовещен районы халкын һавада самолет тибындагы пилотсыз очкычлар барлыкка килү мөмкинлеге турында  кисәтәләр.

Эзләү эшләренә очкычлар кушыла
Эзләү эшләренә очкычлар кушыла
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: