Барлык яңалыклар
Новости
1 апрель , 10:55

Юллар игътибар үзәгендә

1 апрельдән юл төзәтү эшләре тизләтеләчәк.

Юллар игътибар үзәгендә
Юллар игътибар үзәгендә

Башкортстанның Транспорт министрлыгы хәбәр итүенчә, төбәктә юл  өслеге дефектларын ачыклау максатыннан юлларны инспекцияләү дәвам итә.

Чокыр-чакырларның барысы да "Юл инфраструктурасы өлкәсендә эшләрне контрольдә тоту һәм планлаштыру системасы" (СКПДИ) махсус программасында теркәлеп бара.

Бу программа чокырларны төзәтү барышын нәтиҗәле контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.

15 марттан бирле 4800 дефект ачыкланган, шуларның 1931е төзәтелгән. Эшләр уңай һава шартларында алып барыла. Тигезсезлекләрне ямау өчен салкын асфальт-бетон катнашма кулланыла. Дефектларны санлаштыру бөтен республика буенча башкарылачак.

Чыганак: Башинформ.

Юллар игътибар үзәгендә
Юллар игътибар үзәгендә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: