Новости
1 Апреля 2024, 08:26

Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәчәкбез?

Майда озаграк ял итәр өчен, апрельдә күбрәк эшләргә туры киләчәк.

Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәчәкбез?Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәчәкбез?
Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәчәкбез?

Май бәйрәмнәрендә быел 28 апрельдән 1 майга кадәр һәм 9 майдан 12 майга кадәр ял итәчәкбез. Ягъни һәр бәйрәмгә дүртәр ял көне туры килә. Ләкин моның өчен безгә 22-27 апрель көннәрендә алты көн буена, шимбә көнне дә эшләргә туры киләчәк. Шулай итеп, 28 апрель – 1 май, 4 – 5 май, 9 – 12 май көннәрендә ихата җыештырып, бакча казып, бәрәңге утыртып, ял итәргә әзерләнегез. Ил-көннәребез генә тыныч торсын!

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.

Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәчәкбез?
Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәчәкбез?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас