Барлык яңалыклар
Новости
29 март , 08:58

Уптино янында зур авария булган

5 фура, 4 җиңел автомобиль һәм бер йөк машинасы бәрелешкән.

Уптино янында зур авария булган
Уптино янында зур авария булган

Кичә Уптино торак пункты янында, М-5 трассасының 1448 км трассасында, эре юл-транспорт һәлакәте булган. Анда 5 фура, 4 җиңел автомобиль һәм бер  йөк машинасы катнашында берьюлы берничә авария килеп чыккан.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сүндерүчеләре тиз арада килеп җиткән. Әмма авария урынында янгын чыкмаган, ягулык түгелмәгән. 

Бер кешегә ярдәм кирәк булган, аны хастаханәгә  алып киткәннәр. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәте сәбәбен ачыклый.

Чыганак: Башинформ.

Уптино янында зур авария булган
Уптино янында зур авария булган
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: