Барлык яңалыклар
Новости
6 март , 22:24

Мәхәббәт корбаны

Кыз 12 миллион сумлык ювелир эшләнмәләр урлый һәм эшеннән кача. Ләкин  аны кулга алалар. Ул бу адымга “шефына” карата мәхәббәте өчен баруын белдергән.

Мәхәббәт корбаны
Мәхәббәт корбаны

Уфаның Киров районы мәхкәмәсе узган елны 23 яшьлек Карина исемле кызны 12 миллион сумлык ювелир эшләнмәләр урлавы өчен хөкем иткән иде.
Ул үзенең гаебен танып, хәтта авырлы булуы турында белешмә китерүенә дә карамастан, мәхкәмә аны 5 елга хөкем итте, Югары суд исә өч айга киметте. Авырлы булуы турында белешмә дәүләт клиникасыннан алымаган, шәхси клиника тарафыннан бирелгән. Шул сәбәпле, мәхкәмә аны танымады.

Әлеге хәлләрнең башы 2022 елның көзендә башланган. Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә яшәүче Каринаны консалтинг фирмасына эшкә алалар. Берничә ай укытканнан соң Уфага китеп ювелир салонына эшкә урнашырга кушалар. Карина эшкә урнашкач, “шеф”ына кибетнең хезмәткәрләре, эш тәртибе турында хәбәр итеп тора. Озак та үтми, аңа кыйммәтле әйберләрне урлап курьер аша Түбән Новгородка җибәрергә кушалар. Кыз урлый һәм эшеннән кача. Ләкин Дзержинскта аны кулга алалар. Ул бу адымга “шефына” карата мәхәббәте өчен баруын белдергән иде.

Ниһаять, Төмән полициясе бу җинаять схемасын оештыручыларны кулга алган. Анда да фирма кызларны эшкә алып, фатир өчен түләп, ювелир магазиннар һәм ломбардлардан алтын әйберләр алып чыгарга кушкан. Моны алар бу магазин һәм ломбардлардагы йомшак якларны ачыклау өчен үткәрелгән махсус операция дип аңлаткан. Бу эш өчен кызларга 100-150 мең сум акча ышандырганнар.

 

Фото: Ufa.kp.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: