Барлык яңалыклар
Новости
5 март , 20:00

Нурулла ГАРИФ. Замана туе. Гыйбрәтле хәл

Авылның күрше йортында туй бара. Хәер, заманына күрә исеме генә туй аның. Түшәк инде тапталган, ак ипигә бал ягып ашалса да, яшьләрнең бергә булу тәме инде күптән татылган. Бар да ясалма хәзер.

Нурулла ГАРИФ. Замана туе. Гыйбрәтле хәл
Нурулла ГАРИФ. Замана туе. Гыйбрәтле хәл

Авылның күрше йортында туй бара. Хәер, заманына күрә исеме генә туй аның. Түшәк инде тапталган, ак ипигә бал ягып ашалса да, яшьләрнең бергә булу тәме инде күптән татылган. Бар да ясалма хәзер. Табигыйлык юк, синтетик фән чоры. Булганын да бетереп, татар гаиләсендә татарча сөйләми торган угыл яисә кыз үсә. Алары да шул бер-икедән артмый. Килен яисә кияү башка кавемнән булгач, гореф-гадәтләр дә башкача. Диннәр каршылыгына да игътибар юк.  

Бу очракта да, күрше татар әбиләрен гайбәт сөйләүдән мәхрүм итеп, ясалма никах уздырдылар. Килен ягындагы марҗа әбиеңнәрнең күңелен күреп, тегесенә дә барылыр. Әнә гороскоплар да аларның яхшы тормыш корып, бал белән майда гына йөзәчәкләрен искәртә икән.  

Кеше тиз үзгәрә шул. Егетнең әнисе әле 90нчы еллар башында гына, яратмаган күршеләренең гайбәтен бар авылга сатып, исән булсам марҗаны тупсамнан да атлатмаячакмын дип сүз ирештергән булган. Хәзер сүзен җыеп бетерә алмый, соң инде. Кем уйлаган бит аны. Үзенең дә, күршесе кебек «дивани» (дәү әни) – оныгы авызыннан чыгачак бердәнбер татар сүзе – булып кына каласын.

 

Фото: matbugat.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: