Барлык яңалыклар
Новости
1 март , 12:48

Муса Сираҗи истәлегенә

Туймазы татар драма театрында  шагыйрь һәм публицист, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Муса Сиражи истәлегенә багышланган кичә узды.

Муса Сираҗи истәлегенә
Муса Сираҗи истәлегенә

Чарада Башкортстанның  Дәүләт Җыелышы ‒ Корылтае депутаты, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов, шагыйрьләр Әхмәр Үтәбай һәм Рамил Чурагул катнашты.

Бу көннәрдә шагыйрь үзенең 85 еллыгын билгеләп үтәр иде.  Муса Сиражи (Муса Шәрәфетдин улы Сираҗетдинов) 1939 елның 1 февралендә  Туймазы районының Төпкилде авылында туа. 2 нче санлы Кандра урта мәктәбендә укыган, аны тәмамлап, ике ел укытучы булып эшли. 1958-1963 елларда  БДУда филология факультетының татар-рус бүлегендә укый. Аны тәмамлагач, "Кызыл таң" гәзитендә, аннары Башкортстан "Китап" нәшриятында эшли, БР Язучылар берлегендә әдәби консультант була. 1971-1973 елларда кадәр Башкорт дәүләт университетында укыта. Озак еллар Башкортстан Республикасы татарларының мәдәни үзәге рәисе булды.

Муса Сираҗи ‒  байтак телевизион фильм сценарийлары, шигырьләр, хикәяләр авторы. "Сәңгелдәк" тапшыруының "Йокларга, йокларга" җыры да аның каләменнән төшкән. Әсәрләре рус, украин, казах, үзбәк, латыш, немец һәм чуваш телләренә тәрҗемә ителгән.

Муса Сираҗи истәлегенә
Муса Сираҗи истәлегенә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: