Барлык яңалыклар
Новости
1 март , 11:43

Җәбраил фәрештә

Җәбраил фәрештә турында беләсезме?

Җәбраил фәрештә
Җәбраил фәрештә

Аллаһтан вәхи алганда Аллаһ рәсүле (с. г. в.) нәрсәләр кичергән?

Бер сәхабәнең «Вәхи сиңа ни рәвештә килә?» дигән соравына Аллаһ рәсүле (с. г. в.) шулай дип җавап кайтарган:

«Кайчак ул миңа кыңгырау чыңы сымак килә. Бу ‒ минем өчен иң кыены. Вәхине үзләштергәч тә бу хәл мине ташлап китә. Кайчак фәрештә миңа ир кеше кыяфәтендә килә дә минем белән сөйләшә, мин исә аның әйткәннәрен исемдә калдырам» (әл-Бохари). «Кыңгырау чыңы» дигәндә фәрештәнең канат кагуыннан чыккан тавыш күз уңында тотылгандыр, дип фаразлый галимнәр.

Аллаһ рәсүле (с. г. в.) Җәбраилны аның чын кыяфәтендә ике тапкыр күрә. Беренче тапкыр ‒ пәйгамбәрлек бурычы йөкләтелгәннең өченче елында. Бу хакта Аллаһ рәсүленнән (с. г. в.) шундый хәдис риваять ителә:

«Беркөнне, җәяүләп китеп барганымда, күктән килгән тавыш ишетеп калдым. Башымны күтәреп, тәүге тапкыр Һира мәгарәсендә пәйдә булган фәрештәне күрдем. Бу юлы ул, күк белән җир арасын биләп, тәхеттә утыра иде. Куркышымнан мин өемә йөгердем дә: “Төрегез мине, төрегез”, ‒ дип кабатладым» (әл-Бохари).

Икенче тапкыр ‒ Мигъраҗ кичендә, күкнең җиденче катына күтәрелгәндә. Бу хәл турында «Йолдыз» сүрәсенең 14нче аятендә телгә алына.

Җәбраилның бурычы вәхи җиткерү белән генә чикләнмәгән

Әл-Бохари риваять иткән бер хәдистә әйтелүенчә, ел саен рамазан аеның төннәрендә Аллаһ рәсүле (с. г. в.) Җәбраил фәрештә белән бергә Коръәнне кабатлаган. Шушындый мәлләрдә юмартлыгы белән болай да аерылып торган Пәйгамбәр (с. г. в.) тагы да юмартланып китәр булган.

Моннан тыш, намазда имам булып, Җәбраил фәрештә Аллаһ рәсүлен (с. г. в.) дөрес итеп намаз укырга өйрәткән. Моңа, мәсәлән Аллаһ рәсүленең (с. г. в.): «Җәбраил миңа намазда имам булды. Мин аның белән биш тапкыр намаз укыдым», ‒ дигән сүзләре дәлил (әл-Бохари һәм ән-Нәсәи). Бу хакта бүтән хәдисләр дә бихисап.

Аллаһ рәсүле (с. г. в.) чирләгән  вакытта Җәбраилнең аны догалар укып өшкергәне дә риваять ителә. Мәсәлән, имам Мөслим тарафыннан.

Җәбраилнең Пәйгамбәр (с. г. в.) белән бергә Бәдер сугышында һәм башка алышларда катнашуы мәгълүм. Аның Пәйгамбәрне (с. г. в.) Мигъраҗ кичендә Иерусалимга күчерелү (исра) мәлендә озатып йөрүе һәм башка эшләре дә билгеле.

Аллаһ Тәгалә ни өчен пәйгамбәрләр итеп фәрештәләрне җибәрмәгән?

Гарәп мөшрикләре пәйгамбәр итеп фәрештәләрне күрергә теләгән, аларга күк әһелләреннән илче җибәрелсен, дип таләп иткән. Аларның моны туры юлга басу өчен сораулары икеле. Бөтен таләпләре үтәлгән хәлдә дә барыбер иман китермәсләр иде. Моңа Аллаһның киләсе сүзләре дәлил:

«Әгәр Без аларга фәрештәләрне төшерсәк, үлеләр алар белән сөйләшсә һәм дә (алар күрсәтүне таләп иткән) бар нәрсәне алларына җыеп китерсәк, моны Аллаһ кына теләмәсә, алар барыбер иман китермәс иде» («Мал-туар» сүрәсе, 6:111).

Аллаһ Тәгаләнең кешеләргә рәсүлләр итеп фәрештәләрне җибәрмәве табигый, чөнки аларның табигате кешеләрнекеннән аерыла. Динне кешеләргә аңлату җәһәтеннән илче бурычын кешедән башка бүтән бер зат та аткарып чыга алмасы үзеннән-үзе үк аңлашылып тора.

Дини чыганаклардан.

Җәбраил фәрештә
Җәбраил фәрештә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: