Уфада Ген дерматозлары төбәк үзәге ачылды. Ул Башкортстанда беренче һәм Русиядәге өченче шундый үзәк.
Ул сирәк тире авырулары булган яшь пациентларны дәвалау һәм реабилитацияләү өчен билгеләнгән. Шулай ук аның базасында дәвалау комиссияләре, консилиумнар һәм телемедицина консультацияләре үткәреләчәк.
Биредә сирәк һәм авыр хроник авырулары, башка төр дерматозлары булган 43 меңнән артык кечкенә һәм өлкән пациент квалификацияле медицина һәм медик-социаль ярдәм ала алачак.
Учреждение 6 нчы балалар поликлиникасы базасында Республика тире-венерология диспансеры белгечләре катнашында оештырылган. Табиблар арасында дерматолог, аллерголог-иммунолог, гастроэнтеролог, эндокринолог, отоларинголог, психолог, шулай ук эксперт табибларның күчмә бригадасы булачак.