Барлык яңалыклар
Новости
27 февраль , 09:23

Уфада арматура заводы булмакчы

Төзелеш өчен иң кирәкле материалларның берсе үзебездә җитештерелер, дип көтелә.

Уфада арматура заводы булмакчы
Уфада арматура заводы булмакчы

Уфаның Дим районы территориясендә арматура заводы төзиячәк "Автогруз" компаниясе республика Хөкүмәте белән инвестицияләр  турындагы килешүгә кул куйды. Проектның бәясе  158 млн сум тирәсе. 24 яңа эш урыны булдырылачак.

Яңа предприятие арматураның төрле төрләрен, шул исәптән торак төзү өчен дә, чыгарачак.  Чимал сыйфатында металлол куллану планлаштырыла. 

Төзелешне агымдагы язын башламакчылар, эшләтеп җибәрү 2026 елга билгеләнгән. Проектка салым ташламалары каралган, шулай ук уңайлы шартларда җир кишәрлеге биреләчәк.

Чыганак: Башинформ.

 

Уфада арматура заводы булмакчы
Уфада арматура заводы булмакчы
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: