Барлык яңалыклар
Новости
25 февраль , 18:10

Китап кибете үзәккә күчә

З. Биишева исемендәге "Китап" нәшриятының фирма  кибете Уфаның тарихи үзәгендә урнашачак.

Китап кибете үзәккә күчә
Китап кибете үзәккә күчә
Бу хакта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үз социаль челтәрләрендә хәбәр итте. 
Китап кибете Уфаның Ленин урамында, "Кәрвансарай" тукталышында булачак.
Яңа сәүдә йорты агымдагы елның март аенда  ачылыр дип көтелә.
Сәүдә залын бизәүгә иҗади яктан киләчәкләр.  Гадәти китап киштәләренә уңайлы кәнәфиләр өстәләчәк. Биредә  "Китап" нәшрияты китапларыннан тыш, башка нәшриятларның продукциясен, сувенирлар  да сатачаклар.
 
Чыганак: Башинформ.
Китап кибете үзәккә күчә
Китап кибете үзәккә күчә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: