-4 °С
Болытлы
Заманында киң популярлык яулаган "На-На" эстрада төркеменә нигез салучы күренекле артист Бари Алибасов Мәскәү клиникаларының берсенә реанимациягә озатылган. Аңарда инсульт булырга мөмкин, дип хәбәр итә Телеграм-каналлар.
Русиянең һәм Татарстанның атказанган артисты бүген көндез кинәт чирләп киткән. 76 яшьлек җырчыга медикларның ашыгыч ярдәме кирәк булган. Соңгы чорда матбугат басмалары Бари Алибасовның сәламәтлеге какшавы турында еш яздылар.
Чыганак: Лента.ру.
Фото: Б. Алибасовның социаль челтәрләре.