Барлык яңалыклар
Новости
24 февраль , 19:42

Марат Кәбировтан Маратизмнар (10)

Шуышырга туганнар һәр тишектән керә ала.

Марат Кәбировтан Маратизмнар (10)
Марат Кәбировтан Маратизмнар (10)

Кыюлык, тәвәккәллек, ихласлык – исерүнең төп билгесе.

Ул өч диетада утыра. Берсе белән генә тамагы туймый.

Иптәш Сталин тартканда Минздрав дәшми иде.

Куп кулны юа, аяк аякны кашый, ә колакпар белән проблема.

Сарыкларны шашлыкка чакырмыйлар.

Кайвакыт берәүнең күзе йомылу миллионнарның күзен ача.

Әгәр ирең элгечне төзәтеп куям дип әйткән икән – ул аны эшләячәк. Ник ай саен кабатлап җанын игәргә?

Сүз белән яраларга мөмкин, сүзлек белән үтерергә.

Шуышырга туганнар һәр тишектән керә ала.

Җан әрнүен баш авыртуына әйләндерә ала торган бер могҗиза бар, ул – хәмер.

Сине өйрәткән кеше остаз  тугел, син өйрәнгән кеше – остаз.

 

Автор фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: