Барлык яңалыклар
Новости
21 февраль , 09:07

Рәйфә әбигә 102 яшь

Күптән түгел аның оныгының оныгы туган.

Рәйфә әбигә 102 яшь
Рәйфә әбигә 102 яшь

Иглин районының Кызыл таң, ягъни Красный Восход авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Рәйфә Насыйровага  102 яшь тулган. Бу күркәм датаны аның  якыннары, авыл хакимияте билгеләп үтте.

Рәүфә Габдрәүф кызының алты баласы, ундүрт оныгы, унсигез оныкчыгы бар, әле күптән түгел генә оныгының оныгы туган.

"Гаҗәеп сөйкемле әбекәй ул, шаярта, телевизордан яңалыкларны карап бара, барлык сәяси вакыйгалар турында белә. Аның белән аралашудан соң көч кереп, кәефләр күтәрелеп китә", дип язган урындагы хакимият башлыгы Гүзәл Насыйрова.

Чыганак: Башинформ.

Рәйфә әбигә 102 яшь
Рәйфә әбигә 102 яшь
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: