+30 °С
Ясно
Башкортстанның Кушнаренко районында Р-240 трассасында КамАЗ бензовозы ауган.
Республика автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, водитель – Әбҗәлил районында яшәүче 53 яшьлек кеше. Ул кинәт руль идарәсен югалткан һәм бензовоз авып, солярка юлга аккан. Машина Уфадан Яңавылга 23 кубометр ягулык алып барган булган.
Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр юк. Авария сәбәпле, юлның бу өлешендә транспорт хәрәкәте чикләнеп, Кушнаренко аша урап үтү оештырылган.
Һәлакәт урынында ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм башка хезмәтләр эшли.
Чыганак: Башинформ.