Новости
19 Февраля 2024, 05:53

Юллар хәвефсез булсын!

Уфа юлларында нинди тәртип бозулар бар?

Юллар хәвефсез булсын!Юллар хәвефсез булсын!
Юллар хәвефсез булсын!

Узган ял көннәрендә Уфа юлларында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 24 исерек водительне тоткарлаган, шулай ук 7 кешенең машина йөртү таныклыгы булмаган килеш рульгә утыруы ачыкланган.

Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Уфада 86 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, биш юл һәлакәтендә 3 кеше зыян күргән, шуларның берсе балигъ булмаган бала. Бер кеше һәлак булган.

Шулай ук юл-патруль хезмәте инспекторлары 641 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны искәрткән. Алар арасында иң күбе: хәвефсезлек каешын эләктермәү (140), балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу (35), җәяүлеләргә юл бирү таләбен үтәмәү (40).

Чыганак: Башинформ.

Фото: Башинформ.

Юллар хәвефсез булсын!
Юллар хәвефсез булсын!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас