+18 °С
Облачно
Бүген иртән Башкортстан башкаласында Нежинская һәм Ульянов урамнары чатында трамвай һәм "НефАЗ" автобусы бәрелешкән.
Биш кеше зыян күргән: икесе медицина тикшерүеннән соң амбулатор дәвалануга озатылган, өчесе, шул исәптән ике бала, хастаханәгә китерелгән.
Автобус 69 нчы номерлы маршрут буенча йөргән.
Республика дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, автобус салонында унбиш пассажир булган, трамвайда – алты. Алар мәгълүматлары буенча, автобусның дүрт пассажиры зыян күргән – 26 яшьлек һәм 71 яшьлек ике ир-ат һәм ике 16 яшьлек егет.
Фото: МЧС.