+13 °С
Облачно
Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, чәршәмбе, 14 февраль көнне, урыны белән бераз кар явачак. Җил уртача тизлектә, төньяктан. Көндез һава температурасы -12,-17°, көньякта -7°ка кадәр күтәрелә ала.
Пәнҗешәмбе, 15 февраль көнне, явым-төшемсез булмакчы. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә. Ә менә төнлә исә термометр баганалары -25,-30°, урыны белән -35°ка кадәр, көндез -18,-23° күрсәтәчәкләр.
Җомга көнне, 16 февральдә, явым-төшем көтелми. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә -25,-30°; урыны белән -35°ка кадәр, көндез - 15,-20° булуы көтелә.
Автор фотосы.