Барлык яңалыклар
Новости
14 февраль , 10:04

Ай янында якты йолдыз...

Бүген кояш баеганда офыкка күз салырга онытмагыз. Сез анда Ай кызы белән Сатурн егете очрашуын күрә алачаксыз.

Ай янында якты йолдыз...
Ай янында якты йолдыз...

Уфа планетарие мәгълүматлары буенча, бүген Сатурн планетасын Ай янында күреп булачак. Бу күренеш күкнең көньяк-көнбатыш өлешендә,  Сукояр йолдызлыгында күзәтеләчәк. 3,5 көнлек яшь Ай  баеп барган Кояшка таба борылган нечкә урак рәвешендә булачак. 

Сатурн, 27 августта Кояш белән каршы торуны үткәннән соң, яктылыгын бераз югалтты, ләкин ул   көньяк-көнбатыштагы кичке күк йөзендә  иң балкып торган йолдызчык булып кала бирә. Ул Айдан өстәрәк һәм уңдарак күренер.

Сатурн белән  Ай очрашуын Уфа вакыты буенча 21.08 гә кадәр  күреп булачак, дип хәбәр итәләр планетарийда.

Чыганак: Башинформ.

Ай янында якты йолдыз...
Ай янында якты йолдыз...
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: