"Ата даны" ("Отцовская доблесть") конкурсы Башкортстанның иҗтимагый палатасы һәм "Иҗтимагый тормыш үзәге" оешмасы тарафыннан 5нче тапкыр үткәрелә.
Иҗтимагый бүләккә кемнәр тәкъдим ителә ала?
Балаларына яхшы тәрбия бирүче, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен саклап калуга ярдәм итүче, үз муниципалитетларының һәм республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашучы ата-аналар лаек була ала.
Конкурста катнашуга кемнәр хокуклы?
Моның өчен кимендә 5 ел Башкортстанда яшәргә һәм Русия гражданы булырга кирәк.
Кемнәр җиңәргә мөмкин?
Балалары Башкортстан Республикасы иминлеге хакына намуслы хезмәт һәм башка казанышлар, каһарманлык күрсәткән, төрле өлкәләрдә зур уңышларга ирешкән әтиләргә аерым игътибар биреләчәк.
Гаризаны кайда бирергә?
Катнашу өчен конкурс турында нигезләмәдә (https://op.bashkortostan.ru/documents/active/544268/) күрсәтелгән документлар пакетын 2024 елның 1 июненә кадәр БР Иҗтимагый палатасының (oprb2011@mail.ru) электрон почтасына җибәрергә мөмкин.