Новости
8 Февраля 2024, 09:30

Подмосковьеда өч пенсионер ханым җинаять корбаны булган

Аларның икесе – Стәрлетамактан,  игезәкләр Ирина Хант һәм Наталья Козельская.

Подмосковьеда өч пенсионер ханым җинаять корбаны булганПодмосковьеда өч пенсионер ханым җинаять корбаны булган
Подмосковьеда өч пенсионер ханым җинаять корбаны булган

Кичә, 7 февральдә, Мәскәү өлкәсенең Свитино авылындагы  йортта өч пенсионер хатын-кызның үле  гәүдәләре табылган. Аларның икесе – Стәрлетамактан,  игезәкләр Ирина Хант һәм Наталья Козельская, ә өченчесе –  Уфада укыган вакытта алар белән танышкан дуслары Светлана Филанович.

Коттедждан кыйммәтле әйберләрне урлаганнар: акча,  телефон һәм йорт хуҗасы Светлананың элиталы автомобиле. Аның  полимер продукция җитештерү буенча зур заводка ия булуы билгеле.

 Светлананың күршесе, аның берничә көн буе   участокта күренмәвенә борчылып кергәч, мәетләргә тап булган.  Полиэтилен пакетка салынган бер гәүдә баскыч астында подвалда ятса, тагын ике хатынның гәүдәләре бүлмәдә табылган.

Җинаятьче үз корбаннарына кат-кат аткан. Оперативниклар үтерүченең койма аша сикереп чыкканын һәм хатын-кызларга көтмәгәндә һөҗүм итүен ачыклый алган. Шикләнелүчеләрнең берсе Мәскәү өлкәсенең ЮХИДИ идарәсе хезмәткәре булырга мөмкин. Фаразлануынча, бу ир-ат Светланадан мотоцикл сатып алу өчен акча алып торган, әмма бурычын вакытында бирә алмагач, мотоциклын аңа китерергә мәҗбүр булган. 

Башкортстан игезәк ханымнар очраклы корбан булырга мөмкин.

Шикләнелүченең чит илгә китүе ихтимал.  Тикшерү комитеты аны читтән торып кулга алуны таләп итә.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Иң тәҗрибәле тикшерүчеләр һәм криминалистлар җәлеп ителгән.

Чыганак: Башинформ.

 

Подмосковьеда өч пенсионер ханым җинаять корбаны булган
Подмосковьеда өч пенсионер ханым җинаять корбаны булган
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас