Новости
5 Февраля 2024, 07:41

Республика балалар онкологиясе һәм гематология үзәге ачылды

Биредә уникаль нейроонкологик операцияләр ясау, җилек күчереп утырту мөмкин булачак.

Республика балалар онкологиясе һәм гематология үзәге ачылдыРеспублика балалар онкологиясе һәм гематология үзәге ачылды
Республика балалар онкологиясе һәм гематология үзәге ачылды

Уфада Степан Кувыкин урамында мөһим һәм озак көтелгән объект – Республика балалар онкологиясе һәм гематология үзәге ачылды. Аның эшенә Русия Президенты Владимир Путин видеоэлемтә режимында старт бирде. Президент яңа үзәкне югары бәяләде һәм республика җитәкчелеген республикада сабыйлар үлеме кимүе өчен мактап үтте. 

Ачылу тантанасында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бу үзәкнең төбәктә иң озак көтелгән сәламәтлек саклау объектларының берсе булуын сөйләде. "Бу, чыннан да, хәзер төбәктәге иң югары технологияле объектларның берсе, биредә уникаль диагностик лаборатория базасы урнашкан", – дип билгеләде ул.

Республика балалар клиник хастаханәсе каршындагы онкоүзәк 92 урынга исәпләнгән һәм моңарчы федераль үзәкләргә мөрәҗәгать иткән авыру балалар югары технологияле медицина ярдәме белән тәэмин ителәчәк.

Биредә диагностика үтү, шулай ук уникаль нейроонкологик операцияләр ясау, җилек күчереп утырту мөмкин булачак. Шулай ук пациентларның ата-аналары өчен уңайлы шартлар тудырылган.

Фото: Олег ЯРОВИКОВ.

Чыганак: Башинформ.

 

Республика балалар онкологиясе һәм гематология үзәге ачылды
Республика балалар онкологиясе һәм гематология үзәге ачылды
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас