Новости
4 Февраля 2024, 09:55

Телләр дә үлә я йоклый ала

Бүгенге көндә Русиядә 155 тел бар. Әмма кулланылыштан чыккан яисә йокыга талган телләр дә юк түгел.

Телләр дә үлә я йоклый алаТелләр дә үлә я йоклый ала
Телләр дә үлә я йоклый ала

Русиядә 2021 елда уздырылган халык санын алу илдә  үлгән һәм йокыга талган алты телне ачыклаган. Мондый нәтиҗәне Русия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты белгечләре «Бөтенрусия халык санын алу йомгаклары буенча Русия телләре исемлеге» дигән аналитик хезмәттә хәбәр итә.
Халык санын алу йомгаклары буенча Русиядә 155 тере тел исәпләнә. Шул ук вакытта кайбер респондентларның лингвистлар үлеп беткән дип санаган биш (алеут, айн, керек, юг һәм сиреник) телнең кайсындыр  беләбез, дип җаваплавы ачыкланган. Шулай ук ​​сораштыру барышында ороч теле дә аталган, ул йоклаучы телләргә карый.

Хезмәттә билгеләнелүенчә, йокыга талган я кулланыштан югалган телләрне беркем дә тулысынча белми. Югалган телләрдә исә беркем дә сөйләшми.

Йокыга талган телләрнең аерым сүзләрен яисә җырларын хәтерләүчеләр бар, яисә өлкән яшьтәгеләр арасында  мондый телләрне өлешчә белүче кешеләр очрый.

Чыганак: Лента.ру.

Телләр дә үлә я йоклый ала
Телләр дә үлә я йоклый ала
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас