+23 °С
Дождь
Өлфәт Мостафин исемендәге ФОК төзелеше 2022 елда башланган иде. Ул Уфада «Ак Йорт» тау чаңгысы комплексы белән ВДНХ арасында Менделеев урамында урнашкан. Өч катлы бинаның гомуми мәйданы 9,5 мең кв. метр тәшкил итә. Комплекс дүрт өлешкә бүленгән, анда 60 метрга 30 метрга зурлыктагы боз аренасы, универсаль спорт залы, көрәш залы, тренаж залы, шулай ук 25 метрга 16 метр һәм 10 метрга 6 метрлы ике бассейн урнаштырылган.
ФОКны Уфаның 450 еллыгына "Газпром" компаниясе төзи, проект "Газпром -- балаларга" программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Объект әзер диярлек, ул быел февральнең икенче яртысында тапшырылачак.