+13 °С
Облачно
Британия тәхете варисы Уильям принцның хатыны Кейт Мидлтон, корсагына операциядән соң, хастаханәдән чыккан. Бу хакта Daily Mail басмасы хәбәр итә. Мидлтон хастаханәдә 14 көн яткан. Якын арада ул өендә тернәкләнүен дәвам итәчәк һәм, ким дигәндә, католик Пасхасына кадәр, рәсми чараларда катнашмаячак, дип көтелә, Пасха 2024 елда 5 майда билгеләп үтелә. Мидлтон Лондон клиникаларының берсенә 16 гыйнварда хастаханәгә ята. Шул ук көнне аңа операция ясаганнар. Король гаиләсенең рәсми вәкилләре белдерүе буенча, хирургик операция планлы булган.