+19 °С
Облачно
Сәдәф – әдәпнең тотанагы.
Сүзгә чыкмаганы күзгә чыга.
Сырма пәлтәгә конкурент була алмый.
Сәнәгать – сәнгатьнең спонсоры.
Сөтле аш итле булмый.
Талның читәнен дә сандугач үз итә.
Тәм тоймаганда тәм-том, им-томдай.
Телгә беткән, артист булып киткән.
Теле майлының – эше кытыршы.
Тоз бозны боза.
Тәбигатьтән үч алма, көч ал.
Тавыш та, таш та бөердән чыга.
Телеңне тыя алмасаң, тешеңнән койма кой.
Тиз пешә торган тукмач – тиз “төшә”.
Табын алдында да, артында да Аллаһка табын.
Тост – кунакка тест.
Төз агачның гомере аз.
Автор фотосы.