Новости
26 Января 2024, 12:44

Очрашу нәтиҗәсез калмас

Башкортстан Язучылар берлегенең  үз бинасы кайчан сафка басар? Әдәби грантлар булырмы? Берлекнең 90 еллыгы үткәрелерме? Башкортстан Башлыгының Язучылар белән очрашуында шушы һәм башка сорауларга җавап бирелде.

Очрашу нәтиҗәсез калмасОчрашу нәтиҗәсез калмас
Очрашу нәтиҗәсез калмас

Бүген Башкортстан Башлыгы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналы залында  республика язучылары белән очрашты.

Билгеле булуынча, быел Башкортстан Язучылар берлеге оешманың 90 еллыгын билгеләп үтәчәк. Очрашуда Мәдәният министрлыгына юбилей тантанасын кайда һәм ничек уздыру турында уйларга кушылды. Радий Хәбиров фикеренчә, чараны федераль масштабта билгеләп үтү кирәк. Моның өчен Радий Хәбиров мәдәният министры Әминә Шәфыйковага Русия Язучылар берлегенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте.

"Якты, танылган язучыларыбыз вафат була... Аларның истәлеген кадерләп саклау, киләчәкне дә кайгырту мөһим... Мин оешманың 90 еллыгын билгеләүгә ярдәм итәргә әзер, ул Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итү кысаларына керәчәк, башкала юбилеен үз указы белән Владимир Путин хуплады. Бу чара республика турында сөйләү, проблемаларны хәл итү мөмкинлеген тудыру белән әһәмиятле. Кайбер объектлар, шул исәптән Башкорт курчак театры, федераль финанслауга ия булды. Берлекнең 90 еллыгы уңаеннан тәкъдимнәр көтәм",  – диде Р. Хәбиров.

Шулай ук Башкортстан Башлыгы Казахстанда Башкортстанның Әдәбият көннәрен әзерләргә тәкъдим итте. Моңарчы Башкортстан язучылары делегациясе Белоруссиядә дуслык визиты белән булган иде. Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов бүгенге көндә белорус әдәбиятының башкорт телендә антологиясе һәм белорус телендә башкорт әдәбияты антологиясе әзерләнүен әйтте. Проектны тәкъдир итү 2024 елның маенда "Китап-бәйрәм" халыкара ярминкәсе кысаларында планлаштырыла.

Очрашуда  Башкортстан Язучылар берлегенең Уфада (Коммунистик урамы, 34нче йорт) урнашкан бинасының язмышы билгеле булды. Гомуми мәйданы 523 кв. метр булган офис бинасы  Мәдәни мирас объектларын саклау һәм алардан файдалану буенча фәнни-җитештерү үзәге балансында тора. Хәзерге вакытта бина капиталь ремонт үткәрүне таләп итә. "Реставрация проектын эшләдек, тарихи-мәдәни, дәүләт экспертизасы узды. Ремонтның бәясе – 35 млн сум. Быел гариза бирәбез, кайбер ремонт эшләрен бәлки, октябрьдә төгәлләрбез", – дип аңлатма бирде  Данир Гайнуллин.

Шулай ук Әдәбият йортының киләчәге турында да сүз булды. Республика Башлыгы сүзләренчә, Күз авырулары институты (Пушкин урамы) урнашкан  матур бинаны Мәдәният министрлыгына һәм Язучылар берлегенә тапшыру һәм анда Әдәбиятчылар йортын булдыру планлаштырыла. Сүз  2025 ел (финанслау) һәм 2026-2027 еллар турында бара, бу вакытка объектны тапшыру күздә тотыла.

Моннан тыш Республика Башлыгы әдәби грантлар суммасын 10 млн сумга кадәр арттырырга вәгъдә итте. Язучылардан исә Махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыкларын һәм фронтка ярдәм итүче кешеләрнең эшчәнлеген актив яктырту көтелә. Айгиз Баймөхәммәтов сүзләренчә, ул үзе, Зөһрә Буракаева, Мөнир Кунафин, Миләүшә Каһарманова СВО үткәрү зонасында командировкаларда булган. Әлеге сәфәрләр нәтиҗәләре буенча патриотик юнәлешле шактый әсәрләр иҗат ителгән. "Ватаным  – йөрәгемдә!", "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз" әдәби-патриотик акцияләр циклы үткән. Зианчура районында яшәүче язучыларның берсе ирекле рәвештә СВОга киткән. Өйдә маскировка челтәрләре үрүче язучылар да бар – болар  Светлана Васикова һәм Гөлчирә Гыйззәтуллина.

***

Әлеге вакытта "Башкортстан Республикасының Язучылар берлеге” төбәк иҗтимагый оешмасында 294 кеше әгъза булып тора, шуларның яртысы 60 яшьтән өлкәнрәк, 35 проценты  – урта яшьтәге, 15 проценты  – яшь иҗатчылар. Берлектә башкорт прозасы, шигърияте, балалар әдәбияты секциясе, башкорт драматургиясе секциясе, рус әдәбияты секциясе, Татар әдипләре берләшмәсе эшләп килә.

Чыганак: Башинформ.

Фото: Валерий Шахов.

 

Очрашу нәтиҗәсез калмас
Очрашу нәтиҗәсез калмас
Очрашу нәтиҗәсез калмас
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас