Новости
28 Декабря 2023, 17:28

Кабыргасы сынып та хастаханәгә салмаганнар

Янгын сүндерү машинасы Volkswagen Tiguan белән бәрелешкән.

Кабыргасы сынып та  хастаханәгә салмаганнарКабыргасы сынып та  хастаханәгә салмаганнар
Кабыргасы сынып та хастаханәгә салмаганнар

Берничә көн элек Уфаның Сочинская һәм Пугачев урамнары чатында янгын машинасы катнашында юл-транспорт һәлакәте булган иде. Янгын сүндерү машинасы Volkswagen Tiguan белән бәрелешкән. Юл фаҗигасендә җиңел машинаның алгы өлеше изелгән. Юл хәвефсезлеге хезмәте хәбәренә караганда, фаҗигадә 26 яшьлек Volkswagen Tiguan пассажиры һәм 32 яшьлек янгын сүндерү машинасы пассажиры зыян күргән.

Зыян күргән Volkswagen Tiguan пассажиры сүзләренә караганда, аны һәлакәт урыныннан ашыгыч ярдәм машинасы белән алып киткәннәр. Кыз ул вакытта аңын югалткан булган.

21нче хастаханәдә аның  күкрәк читлеге бәрелгән дип өенә кайтырып җибәргәннәр. Икенче көнне травматологка күренергә киңәш иткәннәр. Кыз кабырга тирәсе авыртуын әйтсә дә, аңа игътибар итүче булмаган.  Икенче көнне ул  22нче хастаханәгә мөрәҗәгать итә, анда аның кабыргасы сынуын, башы имгәнүен раслаганнар һәм тез буыны пункциясе ясаганнар.

Зыян күрүче судка документларын әзерли башлаган. Әлеге фаҗигадә бәрелешүгә Volkswagen Tiguan машинасын йөртүчене гаеплиләр. Имеш, ул махсус машинага юл бирмәгән. Машина йөртүче исә бозлавык сәбәпле, тиз генә туктый алмавын белдерә. Каршылыкка ноктаны суд куячак.

 

Юл хәвефсезлеге хезмәте фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас