Новости
26 Декабря 2023, 16:41

Риф ЙӨЗЛЕКБАЕВ. Бүләк. Юмореска

Яңа әйбер алгач, киеп карыйсы, каядыр чыгып йөрисе килә бит.

Риф ЙӨЗЛЕКБАЕВ. Бүләк. ЮморескаРиф ЙӨЗЛЕКБАЕВ. Бүләк. Юмореска
Риф ЙӨЗЛЕКБАЕВ. Бүләк. Юмореска

Хатын минем туган көнгә импортный түфли бүләк итте:

– Тик кара аны, юк-бар җиргә кимә, бәреп-сугып бетерерсең. Зур кунакларга гына киярсең. Китер әле, алып куям, – диде һәм, кулымнан туфлины тартып дигәндәй алып, шифоньерга тыкты.

Яңа әйбер алгач, киеп карыйсы, каядыр чыгып йөрисе килә бит. Бер көнне шулай, хатын өйдә юкта, туфлины көчкә эзләп таптым да, балалардай шатланып, киеп чыгып киттем.

Урлап алган әйбердән шатлык күреп булмый дигәннәре дөрес икән. Минем дә шулай булды. Хатын кайтканчы тизрәк өлгерим дип, такталар өстеннән йөгерә-атлый чыгып килгәндә – шап кадак өстенә! Кычкырырга да өлгерә алмый калдым, йөзле кадак түфлине дә, аякны да тишеп килеп тә чыкты. Көчкә тартып алдым. Арттан килгән иптәшләрем дәваханәгә алып китте.

...Ике яктан ике дустым култыклап өйгә кертеп килгәндә, хатыным тап булды.

– Менә, кадакка баскан иде, дәваханәдә бәйләп кайтардылар, – дип “сөенче” алдылар. Хатыным хәзер мине кызганыр, “ярый үзең исән әле” дигән сүзләрен көтеп, мөлдерәп аның күзенә карыйм. Хатыным аягымдагы өр-яңа түфлины куреп калды да йөрәк өзгеч әче тавыш белән:

– Харап кына иткәнсең икән түфлиемне! – дип кычкырып елап җибәрде. Эш зурга киткәнче дип, дусларым чыгып та тайды.

Ә мин, бер аякка гына баскан килеш, түгелеп елаган хатынымны юата башладым...

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас