Новости
25 Декабря 2023, 05:38

Мәрхүмнәр турында хәбәр саткан

Стәрлетамакта элекке полиция хезмәткәре вафат булучылар турында ритуаль хезмәт салонына хәбәр итеп торган. Бушка түгел.

Мәрхүмнәр турында хәбәр сатканМәрхүмнәр турында хәбәр саткан
Мәрхүмнәр турында хәбәр саткан
Стәрлетамак шәһәр суды  элекке полиция хезмәткәренә гаепләү карары чыгарды. Аңа законсыз алынган акчаларын штраф итеп түләргә туры киләчәк.
Бу кешене "вазыйфаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану" һәм "зур күләмдә ришвәт алу" маддәләре буенча гаепле дип таныганнар.
БР прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2016 елның гыйнварыннан 2018 елның мартына кадәр полицейский Стәрлетамакта вафат булган кешеләр хакында мәгълүматны ритуаль салон җитәкчесенә хәбәр итеп торган. Шул рәвешле ул 164 мең сумнан артык акча үзләштергән.
Бу уңайдан прокуратура судка законсыз алынган акчаларны дәүләт файдасына түләтү турындагы дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать иткән. Күзәтчелек ведомствосының таләпләре канәгатьләндерелгән.
 
Чыганак: Башинформ.
Фото: Freepik.
 
 
 
Мәрхүмнәр турында хәбәр саткан
Мәрхүмнәр турында хәбәр саткан
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас