Новости
24 Декабря 2023, 13:48

Әнвәр МӨЛЕКОВ. Газраилне алдадым

Ул 110 яшьтә дип әйтәләр, тик без аңа ышанып бармыйбыз.

Әнвәр МӨЛЕКОВ. Газраилне алдадымӘнвәр МӨЛЕКОВ. Газраилне алдадым
Әнвәр МӨЛЕКОВ. Газраилне алдадым

Камалетдин бабайны без Камат бабай дип кенә йөртәбез. Ул 110 яшьтә дип әйтәләр, тик без аңа ышанып бармыйбыз. Чөнки алар нәселе арттырып сөйләргә, күпертергә ярата. Шулай да аңа 100 яшьләр бардыр инде, аның картаю билгесе күренеп тора. «Син, кызым, бик ныкка охшагансың, мунчада минем арканы чабарсың әле?», «Минем оныгым генерал булган, озакламый кайтып алам дип язган»,– кебек юк-бар сөйләп йөрүе ешайды.

Яшь вакытта ул Зөһрә карчыкка күз атып йөргән. Бервакыт ачу итеп Зөһрә карчык бабайны шаяртып алырга булган. Ул ап-ак җәймә ябынган да, Камат бабай йөри торган сукмак кырындагы ап-ак чәчәкләр атып утырган шомырт куагы төбенә поскан. Күп тә үтми бу сукмактан Камат бабай үткән, шулвакыт Зөһрә карчык шомырт ботагын куллары белән ачып, калын тавыш белән:

– Камалетдин! Яшең йөздән артты, кеше хакына керәсең бит. Теге дөньяга китәргә вакыт, җитте сиңа, – дигән. Бабай Газраил үзен алырга килгән икән дип уйлый. Әзрәк уйлап торгач:

– Минем солдаттан кайтасы оныгым, Урта Азия якларыннан кайтасы тагын берсе бар. Шулар кайтканчы гына яшим инде, – дип ялварган.

– Ярый, үтенечең үтәлде. Тик мин әйткәнне онытма, – дип, өенә кайткан. Кич белән Камалетдин Зөһрә карчык утыра торган эскәмия янына килгән. Карчык чыккач, Газраил белән очрашуы турында сөйләгән һәм тагы да өстәп куйган:

– Солдатка оныгым яңа гына алынды, ә Азиядәгесе кайтырга уйламый да. Шулай булгач, минем яшисе бик күп әле. Газраилне алдадым, – дип кеткелдәп көлгән. Ә Зөһрә карчык үзе белгәннәрне уйлап, көлеп утырган.

Картлар менә шулай күңелле генә яшәп, тагы да озак еллар кичкәч кенә теге дөньяга күчтеләр.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас