Новости
23 Декабря 2023, 13:38

Бик җиңел итеп организмны чистарту

Түзем булыгыз: организмнан тозлар, шлаклар дөге ашагач күпләп чыга башлый.

Бик җиңел итеп организмны чистартуБик җиңел итеп организмны чистарту
Бик җиңел итеп организмны чистарту

Бик җиңел итеп организмны чистарту

 

Тозсыз дөге ашау – көнчыгыш медицинасының бик борынгы ысулларының берсе булып санала. Бер тапкыр ашау өчен 1-2 аш кашыгы ярма җитә. Дөгене башта 8-9 сәгать суда тотарга кирәк. Суга кичтән салып куйсаң яхшы. Шулай итеп, 8-10 сәгать үткәч, дөгенең суын түгәсез, тагын чиста су салып, утка куясыз.

Кайнап чыгуга савытны уттан алыгыз, дөгене сөзгечкә салып юыгыз. Шул рәвешле 4 тапкыр кайнатып чыгаргач, дөге тәмам изелеп пешә, ябышкаклыгын югалта. Шуннан соң аны иртәнгелеккә  ашарга да була. Ашаганга кадәр һәм ашаганнан соң ике сәгать су эчми тору тагы да файдалы.

Әнә шундый диетаны өзлексез 45 көн тотарга кирәк. Түзем булыгыз һәм шуны исегездә тотыгыз: организмнан тозлар, шлаклар дөге ашарга керешүнең 30нчы көненнән соң гына күпләп чыга башлый. Һәм курс төгәлләнгәч тә әле дүрт ай дәвамында чыгачак.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас