

Башкортстанда халыкның табигый кимүе 9 696 кешегә җитте, ягъни 1 000 кешегә 2,9 үлем очрагы туры килә.
Башстат мәгълүматлары буенча, 2023 елның гыйнвар-октябрендә республикада 29 888 бала туган, 39 584 кеше вафат булган. Республиканың 47 муниципалитетында халыкның табигый кимүе Башкортстан буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак.
Борай районында бу коэффициент 1 000 кешегә 11,9 очрак тәшкил итә. Бу республика буенча уртача күрсәткечтән (2,9) дүрт тапкырга диярлек югарырак. Федоровкада – 11,2, Стәрлебашта – 9,9, Краснокамада – 9 һәм Калтасы районында – 8,7 очрак теркәлгән.
Халыкның табигый артуы дүрт муниципалитетта күзәтелә: Болар Бөрҗән (4,5), Уфа (2,3), Әбҗәлил (0,4) һәм Баймак (0,4) районнары.
Чыганак: UfaTime.ru.