

Хәмер куллану белән көрәш Башкортстанда системалы рәвештә бара. Мисалга “Аек авыл” республика конкурсы елдан-ел популярлаша.
Башкортстан башлыгы кушуы буенча барлык муниципалитетларда да контрафакт алкоголь җитештерүчеләргә һәм сатучыларга каршы көрәшне көчәйттеләр. «Республикада суррогат алкоголь әйләнешен профилактикалау буенча барлык чараларны күрергә кирәк. Барлык легаль булмаган сату нокталарын оператив рәвештә ачыкларга һәм җинаять эше кузгатырга кирәк", -- диде Хөкүмәттә оператив киңәшмәләрнең берсендә Радий Хәбиров. Легаль булмаган сәүдә нокталары буенча даими рейдлар уздырыла.
Аерым алганда, шушы көннәрдә генә Уфада полиция хезмәткәрләре 7000 литрдан артык ялган алкогольне кулланыштан алган.
Моннан тыш Башкортстанда бәйрәм көннәрендә алкоголь сатуны чикләү практикасы кулланыла.
Республикада түбәндәге көннәрдә спиртлы эчемлекләрне ваклап сату рөхсәт ителми:
- Сабантуй бәйрәме узган көннәрдә;
- Соңгы кыңгырауны уздыру көнендә (көннәрендә);
- Яшьләр көнендә һәм бу бәйрәмгә багышланган чаралар уздыру чорында;
- Белем көнендә;
- Яңа ел каникулларында.
Аерым алганда, 3, 4 һәм 5 гыйнварда 17 сәгатьтән 10 сәгатькә; 6 гыйнварда -- 17 сәгатьтән 23 сәгатькә кадәр спиртлы эчемлекләр сатуны чикләячәкләр.
Чыганак: Башинформ.
Фото: Freepik.