Новости
19 Декабря 2023, 17:47

Радий Хәбиров ни турында сөйләде?

2024 ел Уфаның 450 еллыгы билгесе астында узачак.

Радий Хәбиров ни турында сөйләде?Радий Хәбиров ни турында сөйләде?
Радий Хәбиров ни турында сөйләде?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров киләсе елны мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында кайгырту елы буларак үткәрергә тәкъдим итте. Бу хакта  ул 19 ноябрь узган Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайга  еллык Юлламасында әйтте.

 “Үзенчәлекле сәламәтлеккә ия балалы гаиләләргә, хезмәткә сәләтле яшьтәге инвалидларга, аларны эш белән тәэмин итүне оештыруга, һөнәри белем бирүгә уңайлы мохит булдыруга җитди игътибар бирергә. Без еш кына "сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр" дибез, асылда исә – иксез-чиксез мөмкинлекләре булган кешеләр һәм без аларга тулыкыйммәтле тормыш белән яшәргә ярдәм итәргә тиеш”, – диде Радий Хәбиров.

2024 ел Уфаның 450 еллыгы билгесе астында узачак. Башкаланы төзекләндерүгә аерым игътибар бирелә. Бу уңайдан шәһәр зур спорт объектлары, яңартылган поликлиникалар, "Көнчыгыш чыгу", "Салют" тернәкләндерү үзәге, балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәге, яңа курчак театрына ия булачак. Уфа юбилее кысаларында Русия һәм чит ил кунаклары катнашлыгында күп кенә фестивальләр, форумнар, концертлар, конкурслар һәм күргәзмәләр узачак.

 

Фото: ufa.bezformata.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас