+18 °С
Дождь


Башкортстанда бердәм авыл хуҗалыгы салымы буенча процентсыз ставка якындагы өч елда сакланып калачак. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларына еллык юллама барышында 19 декабрьдә хәбәр итте.
"Без монда реаль файда күрәбез. Узган ел бу ташламадан 500дән артык предприятие һәм фермер хуҗалыгы файдаланган, аграрийлар 165 млн сумнан артык табышын янга калдырган һәм аларны ягулык-майлау материаллары һәм техника сатып алу өчен тоткан", -- диде республика Башлыгы.