

Эш шунда ки, киләсе ел башында утрауда администрация башлыгын сайлаячаклар. Ә Кытай белән килешүләргә омтылучы оппозиция вәкилләре бердәм коалиция формалаштыра алмаган. Идарә итүче Демократик прогрессив партия исә утрауда бәйсез дәүләт төзү һәм кирәк була калса аны корал көче белән яклау планнарын яшерми.
Кытай берничә тапкыр мондый адымның сугыш игълан итүгә тиң булачагын кисәтте, әмма Тайвань каршы тору юлын сайларга охшаган.
Соңгы берничә дистә ел Кытай территориясендә масштаблы техноген һәлакәт чыгу мөмкинлеге турында сүз бара, ул һәлакәт берничә көн эчендә уннарча миллион кешене һәлак итәргә сәләтле. Ул да булса, Кытайның Хубэй провинциясендәге Янцзы елгасында төзелгән "Өч тарлавык (Три ущелья)" плотинасы. Бу 1000 квадрат километр озынлыктагы һәм 40 куб километрга якын күләмгә ия булган, дөньядагы иң зур сусаклагыч. Плотинаны күз карасыдай саклыйлар. Әмма Тайвань, Кытай аңа һөҗүм итә калса, сусаклагыч корылмаларын шартлату белән яный, шулай ук хәрби бюджетын арттыра.
Утрауда 13 гыйнварга сайлаулар билгеләнгән. Алар төбәктә иң мөһим чара булачак. Кандидатларның кайсысы җиңүе Тайвань белән Кытайның мөнәсәбәтләренә генә түгел, шулай ук Кытай-Америка диалогына да нык тәэсир итәчәк.
Чыганак: Лента.ру.
Фото: tawatchai07, Freepik.