Новости
15 Декабря 2023, 04:05

Исәннәрнең – кадерен, мәрхүмнәрнең каберен бел!

 Благовар районының Иске Абзан авылы халкы “Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү”(ППМИ) программасы  кысаларында зиратларны төзекләндерергә карар иткән.

Исәннәрнең – кадерен, мәрхүмнәрнең каберен бел!Исәннәрнең – кадерен, мәрхүмнәрнең каберен бел!
Исәннәрнең – кадерен, мәрхүмнәрнең каберен бел!

Благовар районындагы Күчәр­бай авылы биләмәсенең  Иске Абзан авылында халык җыены үтеп, авыл зиратын төзекләндерү көнүзәк мәсьә­­ләләрнең берсе булуы ачыкланган. Кү­чәрбай авыл би­ләмәсе башлыгы Радик Фәр­хет­ди­нов җыенда чыгыш ясап,  программа шартларын аңлаткан,  конкурста җиңеп чыккан очракта, Иске Абзан авылы халкына ныклы ярдәм күрсәтеләчәген белдергән.
Җыелышта  төрле фи­керләр яңгыраган. Әмма күпчелек авыл зиратларын төзекләндерү яклы булып чыккан.

Авыл җыены алдыннан ППМИда катнашу өчен ун кешедән торган оештыру төркеме төзелгән. Аның җитәкчесе итеп өч дистә елга якын укытучы булып эшләгән хөрмәтле шәхес Рәви­дә Әх­мәтҗанова сайланган. 

Җыелыш­та, моннан тыш, халыктан акча җыюны оештыру, кирәк-ярак сатып алу,  өмәләр үткәрү мәсьәләләре каралган. 

Иске Абзан авылы халкы, җыелыш тә­мам­лану белән, зиратларга өмәгә юнәлгән.  Хатын-кызлар чүп-чардан арындырса, ир-ат агач кискән, техника белән аларны чүплеккә ташыган. Эш ике көн дәвам иткән. Анда бар авыл халкы, шулай ук өмәгә дип кайткан якташлары катнашкан.

 

Исәннәрнең – кадерен, мәрхүмнәрнең каберен бел!
Исәннәрнең – кадерен, мәрхүмнәрнең каберен бел!
Исәннәрнең – кадерен, мәрхүмнәрнең каберен бел!
Исәннәрнең – кадерен, мәрхүмнәрнең каберен бел!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас