+23 °С
Дождь


Оештыручылар әйтүенчә, конкурска 190 гариза килгән. БР Язучылар берлеге әгъзаларының башкорт һәм татар телендә иҗат иткән әсәрләре урыс теленә тәрҗемә ителгән. Жюри эшләргә аноним рәвештә бәя биргән.
Бәйгене оештыруга БР Язучылар берлеге һәм "Бельские просторы" журналы редакциясе күп көч салган.
Татар әдипләреннән Лилия Сәгыйдуллина һәм Халисә Мөхәммәдиеваның шигырьләрен тәрҗемә итүчеләр күп булган, һәм алар арасында җиңүчеләр дә күп.
БР Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов белдерүенчә, бәйге киләчәктә дә оештырылырга мөмкин.
2024 елда исә балалар өчен язучылар конкурсы үткәрү турында сүз бара.