

Румыния сәламәтлек саклау министрлыгы 29 округта якынча ике мең йоктыру очрагы ачыкланганнан соң, кызамык эпидемиясен игълан иткән. Һәм бу илнең сәламәтлек саклау министрлыгы яше тугыз айдан унбер айга кадәр балаларны вакцинацияләү мөмкинлеген тәэмин итәргә вәгъдә иткән.
Гадәттә, прививканы бер яшьтә ясыйлар. Шулай ук хакимият, ата-аналарны вакцинациягә өндәп, мәгълүмати кампания алып барачак.
Беренче доза прививканы балаларның 78 проценты, икенче дозасын 62 процент алган.
Әйткәндәй, ноябрьдә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) кызамык белән зарарлану нәтиҗәсендә дөньяда үлем очраклары артуын белдергән иде. Сәбәпләр арасында вакцинация дәрәҗәсенең кимүе аталган.
Фото: Freepik.
Чыганак: lenta.ru