

АКШ нефть-газ сәнәгате ассоциациясе президенты Тим Стюарт 3 декабрьдә Fox News басмасына биргән интервьюсында Кушма Штатларда нефтьнең стратегик запасы соңгы 30 ел эчендә рекордлы минимумга кадәр төште, дип белдерде.
Fox News алып баручысы ачыклаганча, бер ел эчендә АКШ президенты Джо Байден администрациясе нефть резервларының 40 проценттан артыгын сарыф иткән. Ягъни Байден администрациясе бер ел элек, сайлау чорын уңышлы узу, ягулыкка бәяләрне киметү өчен резервларны эшкә җигәргә булган.
Шул ук вакытта ягулык запасларының шулкадәр түбән дәрәҗәсе АКШ милли иминлеге өчен хәвефле булып тора, дип саный Стюарт. Аның сүзләренчә, резервларны авыр нефть белән тулыландырырга туры киләчәк, ә АКШ территориясендә, нигездә, аз күкертле җиңел нефть җитештерелә. Димәк, Кушма Штатларга ягулыкны чит илдән кертергә туры киләчәк.
Чыганак: Газета.Ru.
Фото: Freepik.