

Башкортстан Башлыгының "Туры линия"сендә Пумка нигы астында танылган тревел-блогер Анна Желякова Радия Хәбировтан республиканың Чишмә районында төзелә торган Күчмә цивилизацияләр музее турында сорады.
Радий Хәбиров сүзләренчә, булачак музейның визит-үзәге киләсе елның май-июнендә ачылачак, дип фаразлана. Шулай ук Тора хан мавзолеена илтүче агач экосукмак барлыкка киләчәк.
"Бу зур проект, берьюлы өч проект, дип әйтергә мөмкин. Ул 10 мең кв. метрлы музейны үз эченә алачак, анда без төрле симпозиумнар үткәрергә, фәнне үстерергә планлаштырабыз. Биредә шулай ук башкорт аты үзәге һәм этноавылы, үзенең тимерче алачыгы, умарталыгы, ат дирбиясе остаханәсе булачак. Шулай ук мавзолейдан ерак түгел "Күчмән (Кочевник)" спа-отеле төзергә планлаштырабыз", -- дип сөйләде республика җитәкчесе.
Комплекс төзелеше якынча 5 ел дәвам итәргә мөмкин.
Чыганак: Башинформ.