

Форумның максаты -- яшь экспертларның иҗтимагый-сәяси эшчәнлеген нәтиҗәләрен карау һәм тәкъдир итү, аларны Башкортстан Республикасының иҗтимагый һәм электораль тормышына җәлеп итү.
Чарада эксперт-практиклар, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, мәгариф оешмаларының профессор-укытучылары, студентлар катнаша.
Форум көн буена дәвам итә. Чыгышларның темалары күптөрле: геополитик система үзгәрү шартларында Русия һәм Көнбатыш; яшь сәясмәннең медиа образын булдыру; медиамохит оешу проблемалары һәм перспективалары; мәгариф һәм хезмәт базары; сәламәтлек һәм экология.
Кичке пленар утырыштан соң "Родина" кинотеатрында "Төньяк амурлары" мультипликацион фильмын карау булачак.