

Башкортстанның элекке торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев һәм республиканың төзелеш һәм архитектура министры Рәмзил Күчәрбаевка хөкем карары чыгарылды. Алар быел җәй “Вазифаи вәкаләтләрне арттыруның авыр нәтиҗәләргә китерүе” һәм “Хезмәт ялганы” мәддәләре буенча гаепле дип танылып, алтышар елга хөкем ителгәннәр иде. Хөкем ителүчеләр апелляциягә бирде һәм суд хөкем карарын үзгәртте. “Вазифаи вәкаләтләрне арттыруның авыр нәтиҗәләргә китерүе” мәддәсе буенча җинаять кылу вакыты узу сәбәпле, элекке түрәләр әлеге мәддә буенча җәзадан азат ителделәр. Җинаять эше фигурантларының гамәлләре “Вазифаи вәкаләтләрне арттыру”га үзгәртелде. Нәтиҗәдә, Күчәрбаевны өч елга, Беляевны ике елга колониягә хөкем иттеләр.
Фото: glavarb.ru